ТАССР төзелүнең 100 еллыгы һəм Чүпрəле районының 90 еллыгын лаеклы каршылау кысаларында Чүпрəле районының «Алтын Барс» боз аренасында Илдар Хəлиуллов истəлегенə багышланган, Чүпрəле муниципаль районы Башлыгының Күчмə Кубогына һəм призларына алкалы хоккей буенча ХХIII ачык районара турнир узды.
Быелгы турнирда республиканың Иделаръягы зонасына кергəн Апас, Буа, Кайбыч, Тəтеш, Чүпрəле районнарыныңиң яхшы җыелма хоккей командалары һəм районыбызның Городище авылы командасы катнашты.
Аренада көрəш киеренке барды. Беренче уенда боз хуҗалары Идел ярыннан килгəн Тəтеш командасын 17:0 исəбе белəн отып, үзлəренең күчмə кубок өчен чынлап көрəшүлəрен дəлиллəделəр. Башка командалар белəн очрашуда да Чүпрəле командасы матур уен күрсəтте һəм финалга чыкты. Узган еллардагыча ук безнекелəргə төп көндəш Кайбыч хоккейчылары булды. Əлеге ике команда арасындагы финал уены 3:3 исəбенə тəмамлангач, хөкемдарлар овертайм билгелəделəр. Җиңү бəхете кунакларга елмайды – кайбычлылар кубок иясе булды. Өченче урын өчен Городище авылы һəм Апас районы җыелма командасы көрəште.
Турнир тəмамлангач, призерларны район Башлыгы Марат Гафаров котлады. Ул барлык катнашучыларга, җанатарларга рəхмəт белдерде һəм Кайбыч командасы капитанына күчмə кубокны тапшырды. Бүлəклəү вакытында һəр команданың иң яхшы уенчылары аерым хөрмəткə лаек булды: сакчылар, капкачылар һəм һөҗүмчелəр истəлекле бүлəклəр алды.
Турнирга баш хөкемдар - муниципаль дəрəҗəдəге судья Илдус Мөшəрəпов хезмəт күрсəтте.