"Созидание" яшүсмерләр клубыннан Яковлева Алисə Буа шəһəрендə узган «Талантлар салават күпере» халыкара сəнгать конкурсында катнашты. Ул анда I дəрəҗəле Диплом белəн бүлəклəнде. Җитəкчесе Елена Романова.
Балалар сәнгать мәктәбе укучылары да “Талантлар салават күпере” конкурсында уңышлы чыгыш ясадылар. «Вокал-соло» номинациясендə: Павлова Василиса – I дəрəҗəле, Михайлова Юлия – II дəрəҗəле, Сабирҗанова Азалия III дəрəҗəле Дипломга лаек булдылар. Мөгаллимнəре Сабирҗанова Л.Ф.
«Нəфис сүз» номинациясендə Əхмəтов Тимур (мөгаллиме Əхмəтова А .А.) II дəрəҗəле Диплом алды.