29 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә, төнлә һәм көндез урыны белән көчле явым-төшем, юеш кар һәм яңгыр явачак
2020 елның 27 февралендә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугыш ветераннары: Уби авылында яшәүче Валентина Петровна Калачева, Яңа Кәкерле авылында яшәүче Фатыйх Җәләлетдин улы Җәлалтдинов һәм Мунчәли авылында яшәүче Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов янында булды. Ветераннарның яннарына бару "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен тапшыру уңаеннан оештырылды.
2020 елның 2 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 нче йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Ягудин Шакир Шахмедович гражданнарны кабул итәчәк.
.
Шушы көннәрдә районның агроидарәсе начальнигы Тәлгать Халитов Кече Чынлы авылында яшәүче тыл ветераннары, ирләре яу кырыннан җиңү яулап кайткан, хәзер инде аларның тол хатыннары Сания Җәмалетдинова һәм Тәскирә Җәмдиханова янында булды һәм аларның тормыш – көнкүреше белән танышты.
21 февраль - 2000 елда Юнеско тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.
27 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар, иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан, иртән һәм көндез кыска вакытлы буран булуы ихтимал.
Иске Шәйморза авылы китапханәчеләре "Әдәби марафон" онлайн-проектында катнашып диплом белән бүләкләнде.
2019 елдан күп балалы гаиләләргә мөлкәткә салым һәм җир салымы буенча салым тотып калынган акча бирелә.
Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын туплау чыганагы – коммерциячел булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы» һәм «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының комплектлау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы» конкурсларын үткәрә
2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак.