Иске Шәйморза авылы китапханәчеләре "Әдәби марафон" дипломы белән бүләкләнде

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

       Иске Шәйморза авылы китапханәчеләре "Әдәби марафон" онлайн-проектында катнашып диплом белән бүләкләнде.

       21 көн дәвамында марофончылар татар китаплары укырга һәм дә кызыклы өзекләрен ВКонтакте социаль челтәрендә #әдәбимарафон хэштегы астында урнаштырырга тиеш иде. Һәрбер марафончы үзләрендә яхшы гадәт - татар телендә китап/журналлар уку гадәтен тәрбияли алды.

       21 нче февраль - Халыкара Туган тел көнендә "Әдәби марафон" үзенең беренче юбилей тантанасын "Пирамида" күңел ачу үзәгендә үткәрде. Әлеге тантанага татар әдәбиятын яраткан һәм татар телен ихтирам иткән 1100 гә якын финалист чакырулы иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International