21 февраль - 2000 елда Юнеско тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде. Бу бәйрәмнең төп максаты булып телләрне саклап калу тора. Халыкара туган тел кенендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки һәр телне сакларга, хөрмәт итәргә тиешбез. Б
Беренче номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында да 17 февральдән 21 февральгә кадәр туган тел атналыгы үтте. Тәрбиячеләр балалар белән берлектә төрле милләтнең уеннарын, җырларын өйрәнделәр. Балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Төрле милләт язучыларының әсәрләре белән таныштылар. Яшь талантлар бәйгесе жиңүчеләре, “Минем туган ягым” дип аталган сәнгатьле укучылар конкурсының муниципаль этабында катнашып урыннар яуладылар.
Туган тел атналыгына “Туган телем - иркә гөлем” дип аталган чара белән йомгак ясалды. Бу чарада балалар төрле милләт вәкилләренең җырларын, биюләрен, уеннарын башкардылар. Чара балалар күңеленә дә хуш килде, алар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар.