2020 елның 27 февралендә Чүпрәле районы Башлыгы Марат Гафаров Бөек Ватан сугыш ветераннары: Уби авылында яшәүче Валентина Петровна Калачева, Яңа Кәкерле авылында яшәүче Фатыйх Җәләлетдин улы Җәлалтдинов һәм Мунчәли авылында яшәүче Гыйльман Мөкатдәс улы Ибраһимов янында булды. Ветераннарның яннарына бару "1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медальләрен тапшыру уңаеннан оештырылды.
Район Башлыгы ветераннарга батырлык, илебез иминлеге өчен фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, иминлек теләде. Шулай ук аларның сәламәтлеге, ихтыяҗлары белән дә кызыксынды.