ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

"Соры" хезмәт базары" юнәлеше буенча хезмәт хакын тоткарлаучы һәм аны "конверт" та бирүче эш бирүчеләр турында мәгълүмат урнаштыру мөмкинлеге турында исегезгә төшерәбез.

Бөгелмә шәһәрендә Фәнис Кәримов истәлегенә 2004-2007 елгы егетләр һәм кызлар арасында республика чаңгы ярышлары узды.


23
февраль, 2020 ел
якшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хезмәт ветераннары, сугышчы-интернационалистлар, уллары армия сафларында хезмәт итүче солдат аналары, районның ир-егетләре!


22
февраль, 2020 ел
шимбә

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, 23 февраль аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан булуы ихтимал.

Чүпрәле муниципаль районы Советының кырык өченче утырышы кысаларында район мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.

21 февральдә Чүпрәле районы Советының кырык өченче утырышы узды, анда 2019 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде.

 Бүген, 2020 елның 21 февралендә, Чүпрәле районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев 2019 ел ахырында ачылган икмәк заводы эшчәнлеге белән танышты. 


21
февраль, 2020 ел
җомга

2020 елның 26-28 февралендә 10.00 сәгатьтән Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 14 А йорт адресы буенча ("Минем документлар" бинасында)  "Бердәм Россия" партиясенең  иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә  "Президент Юлламасы: балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең яңа чаралары" мәсьәләсе буенча гражданнарны тематик кабул итү узачак.

Салым бурычының суммасын ачыкларга һәм аны түләү квитанцияләрен салым инспекциясендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гына түгел, республиканың һәр район үзәгендә һәм зур торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан район делегациясе Казан шәһәрендә, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында оештырылган бәйрәм чарасында катнаша.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International