Чүпрәле икмәк заводына "ТАССРның 100 еллыгы" Билгесен куллану өчен сертификат тапшылылды

2020 елның 22 феврале, шимбә

   Бүген, 2020 елның 21 февралендә, Чүпрәле районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев 2019 ел ахырында ачылган икмәк заводы эшчәнлеге белән танышты.

  Предприятие белән танышу барышында җитештерелә торган эшләнмәләрнең бөтен ассортименты күрсәтелде. Васил Шәйхразыев җитештерүдә сыйфатны контрольдә тоту методикалары, кадрлар белән тәэмин итү һәм эшче персонал өчен тудырыла торган шартлар, шулай ук продукция сату мәсьәләләре белән кызыксынды.

   Визит кысаларында Васил Шәйхразыев предприятие җитәкчесе Альфред Низамовка «Татарстан АССРның 100 еллыгы» мәгълүмат билгесен куллануны раслаучы сертификат тапшырды.

    "Логотип урнаштыру продукциянең сыйфатын гарантияли һәм Татарстан тарихын пропагандалый", - дип билгеләп үтте республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International