23 февраль – Ватанны саклаучылар көне алдыннан район делегациясе Казан шәһәрендә, Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында оештырылган бәйрәм чарасында катнаша. Делегация составында район Башлыгы Марат Гафаров, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, Илдус Вәлиуллин, Юрий Чугунов, Илдус Җәмдиханов, озак еллар район эчке эшләр бүлеген җитәкләгән, хәрби хезмәт срогын Тын океан флотында үткән, хезмәт итү чорында “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Вазыйх Сатдинов, “кайнар нокталарда” солдат хезмәтен үткән Виктор Одинцов бар.