Татарстанлылар салым бурычлары суммасын КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә ачыклый ала

2020 елның 21 феврале, җомга

   4 декабрьдән вакытында түләнмәгән салымнар (милек, транспорт һәм җир өчен) салым бурычына әверелүен исегезгә төшерәбез.

  Салым бурычының суммасын ачыкларга һәм аны түләү квитанцияләрен салым инспекциясендә, Россия Федераль салым хезмәте сайтында һәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында гына түгел, республиканың һәр район үзәгендә һәм зур торак пунктларда булган КФҮнең теләсә кайсы бүлегендә алырга мөмкин.

   Исегезгә төшерәбез, 30.11.2016 елдан өченче зат өчен салым түләү рөхсәт ителә: ирләренә, балаларына, әти-әниләренә һ. б. Юридик затлар шулай ук үз счетларыннан башка оешмалар өчен салым күчерә алалар, ә җитәкчеләр компаниянең салым йөкләмәләрен үз акчалары хисабына түли алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International