27 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә урыны белән кар, иртән һәм көндез кар, юеш кар һәм яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан, иртән һәм көндез кыска вакытлы буран булуы ихтимал. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4..-7˚, иртән -2..+1˚, көндез 0..+4˚ градус. Юлларда көчле бозлавык.