ЯҢАЛЫКЛАР


10
сентябрь, 2021 ел
җомга

Иртәгә, 11 сентябрьдә, кырау төшүе көтелү сәбәпле янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 


9
сентябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

"Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2021 елның 10 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы буенча һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.


8
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

 Һөнәри керемгә салым - ул яңа махсус салым режимы, аны 2019 елдан кулланырга мөмкин.

Бүген, 8 сентябрьдә, Чүпрәле районының Чуаш Шәйморзасы авылында яшәүче Александр Никифоров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Чүпрәленең “Дачный” поселогындагы Дементьев урамында сафка баскан 4 фатирлы йорттан районыбызның дүрт ятим баласына фатирлардан ачкычлар тапшырылды.
 


7
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Районда "Әниләрнең хәлләрен белегез!" акциясе старт алды.

2021 елның 10 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр укучыларның хокукларын, иреген һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» булачак.

Консультацияне Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары үткәрәчәк.

Иске Чүпрәле авыл җирлегендә халык җыены булып узды, анда район башлыгы Марат Гафаров, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук Иске һәм Яңа Чүпрәле авылы халкы катнашты.
 


6
сентябрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 8 сентябрендә 10:00 сәгатьтән 11:00 сәгатькә кадәр Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Центральная урамы, 13 йорт) алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Гайзатуллин Ринат Рәүф улы гражданнарны кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International