Татарстанда кырау төшү аркасында кисәтү игълан ителде

2021 елның 10 сентябре, җомга

   Иртәгә, 11 сентябрьдә, кырау төшүе көтелү сәбәпле янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

   Шимбә көнне төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән «һавада һәм туфракта -1 градуска кадәр кырау» күзәтелергә мөмкин, дип искәртә синоптиклар.

   Шул ук вакытта, метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, төнлә һава температурасы кырау төшмәгән урыннарда 0..+5 градус тәшкил итәчәк. Көндез исә температура +11..+16 градуска кадәр күтәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International