Иске Чүпрәле авыл җирлегендә халык җыены булып узды, анда район башлыгы Марат Гафаров, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шулай ук Иске һәм Яңа Чүпрәле авылы халкы катнашты. Җыенны авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр турында хисап белән башлап җибәрде.
Иске Чүпрәле авыл җирлегендә яшәүчеләрнең шатланыр өчен сәбәпләре күп. Ел саен район үзәгендә күп төрле төзекләндерү эшләре алып барыла, яңа объектлар сафка баса, юллар ясала, парклар ямьләнә, урамнарда яктырткычлар саны арта һ.б, һ.б. Аларның күбесендә халыкның ярдәме дә чагылыш таба. Чөнки эшләрнең бер төрлесе үзара салым акчалары хисабына башкарыла.
Моннан тыш, су җитмәү мәсьәләсе дә хәл ителә. Шушы көннәрдә район үзәге Борындык станциясеннән тарттырылган суүткәргечкә тоташтырылды. Хәзер күпфатирлы йортларда сыйфаты суга кытлык булмас дип көтелә.
Шулай да әле хәл ителмәгән мәсьәләләр кала, алар киләчәккә дип планлаштырылган һәм бу уңайдан эшләр дәвам итәчәк.
Хәл ителгән һәм ителмәгәннәре белән беррәттән, турыдан-туры халыкның үзләренә бәйле мәсьәләләр дә бар. Авыл җирлеге башлыгы урынбасары Рамиль Низамов, җирлектә төзекләндерү һәм тәртипкә китерүләр булуга карамастан, кайбер кешеләр чүп-чарны тиешсез урыннарда ташлауны дәвам итәләр, дип билгеләп үтте. Әйтик, шушы көннәрдә генә Яңа Чүпрәле авылы зираты янындагы шундый чүплек пәйдә булган. Кемдер, бакчасыннан бәрәңге, кабак сабакларын турыдан-туры зират янына китереп ташлаган. Әйтергә кирәк, әлеге эшне башкаруга аның ничек кулы барды икән? Рамиль Низамов үз чиратында мондый хокук бозулар өчен штрафлар барлыгын кисәтте.
Авыл халкы, үз чиратында, борчыган сорауларын бирде җыенда. Әйтик, Камил абый Бикмөхәмәдов сукбай этләр темасын күтәреп, аеруча Юбилейная урамында аларның йорт кошларына ташлануларын белдерде. Шулай ук, төнге якта тынлыкны бозу законына буйсынмаучыларны җәзага тартырга кирәклеген әйтте. “Өй алдыннан бар тавышка кычкыртып музыка белән төн буе машиналар йөри. Әлеге тавыш урамга шулкадәр каты итеп яңгырый, машина эчендә утыручының халәтен мин хәтта күз алдына да китерә алмыйм”, - дип борчуын сөйләде өлкән ветеран.
Әлеге мөрәҗәгатькә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге вәкиле чаралар күреләчәген әйтте. Сукбай этләр турындагы сорауга җавап биреп, Рамиль Низамов районда закон кысаларында этләрне тоту дәвам итә, диде. Тик барлык процедуралардан: этләрне аулап, стерильләштерүдән соң, кабат районга кайтаралар, хуҗалар аларны кабат урамга чыгаралар, тик көндез түгел, ә төнлә белән. "Этләрнең хуҗаларын да беләбез. Кайсына беренче тапкырга кисәтү ясыйбыз. Аңламаганнарны админстратив штрафка тартабыз. Хокук бозуларга каршы алга таба да катгый чаралар күреләчәк. Эт асрыйсың икән, ул билгеле бәйдә булырга, урамга чыкканда да хуҗасы белән, авызына махсус борынчык (намордник) кигән булырга тиеш”, - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы урынбасары.
Шулай ук, пай җирләре өчен түләүләр, урамнарда яшәүчеләрдән юллар төзеле буенча да сораулар шактый яңгырады җыенда. Аларның һәркайсы контрольгә алынып, киләчәктә эшләнәсе эшләр исемлегенә теркәлеп куелды.
Район башлыгы Марат Гафаров социаль-икътисади эшчәнлектә төп юнәлешләр, киләчәккә бурычлар турында сөйләде, халыкны район тормышында актив катнашырга чакырды.
– Үзебез яшәгән җир матур, төзек булсын дибез. Әмма болар барысы да һәрберебездән торганны аңлап җиткермибез. Өмәләр оештырабыз, чистартабыз. Анда шул ук оешма, предприятие хезмәткәрләре катнаша, районда яшәүчеләр кайда соң, дигән сорау туа. Тәрбияне үзебездән башларга кирәк, шул очракта гына яшьләр безне үрнәк итәр, - дип ассызыклады район җитәкчесе Марат Гафаров.
Җыен ахырында районның иҗтимагый тормышында актив катнашучыларның хезмәте бүләкләр белән билгеләп үтелде.