Чүпрәленең “Дачный” поселогындагы Дементьев урамында сафка баскан 4 фатирлы йорттан районыбызның дүрт ятим баласына фатирлардан ачкычлар тапшырылды.
Яңа йортта барлык уңайлыклары булган фатирларның хуҗалары: Петр Анисимов, Наталия Егорова, Станислав Алексеев, Лиана Айметдинова. Аларның күбесе инде гаиләле, балалары да бар.
Яңа фатирга ия булучыларны район башлыгы Марат Гафаров һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин котлады.
– Бүген районда күптән көтеп алынган шатлыклы вакыйга – без райондашларыбызга фатир ачыкычлары тапшырабыз. Һәркемнең үз йорты булу бик тә мөһим. Әлеге йортта сезне һәрвакыт шатланып көтеп торсыннар, нигезегез балалар тавышы белән гөрләп торсын. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, программаның кураторы - Мәгариф һәм фән министрлыгына, Дәүләт торак фондына һәм башкаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, - дип җылы котлау сүзләрен җиткерде район башлыгы Марат Гафаров.
“Республикада күп кенә программалар эшләп килә. Шушы программалар нигезендә сәламәтлек юнәлешендә, мәгариф өлкәсендә күп эшләр башкарыла. Шулай ук, программаларның бер юнәлеше –менә шундый фатирлар белән тәэмин итү. 2014 елда мин Чүпрәлегә килгәндә биредә җир кишәрлекләре бүлгәннәр генә иде. Бүген исә, поселокның киләчәге зур: киң урамнар, яңа матур өйләр төзелә, бу бик куанычлы. Яңа нигезегезнең рәхәтен күреп яшәгез”, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин да.
Оныгы Станислав өчен фатир ачкычларын алырга Дуван авылыннан Галина Дмитриеевна килгән иде.
Галина Алексеева 45 ел мәктәптә балаларга белем биргән. Улының ике баласын: оныкларын да үзе тәрбияләп үстергән.
– Кызганычка каршы, оныгым кайтып җитә алмады. Ул эшли, шулай ук, Мәскәү университетында юридик белем ала. Фатирлы булуыбызга бик шатланабыз, күптән көттек, җитәкчеләргә олы рәхмәтләр белдерәбез.
Петр Анисимовның тормыш иптәше Миләүшә дә шатлыгы белән уртаклашып:
–Үз куышың булу зур куаныч, әлбәттә. Моңарчы без кеше фатирын арендалап тора идек. Күптән түгел балабыз – кызыбыз да туды. Без бик шат, - диде.
Район Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сәлимҗанова белдерүенчә, бүгенге көндә 26 ятим бала торак белән тәэмин итү өчен исәптә тора. Шуларның тагын дүртесе район җирлегендә “Ятим балаларны торак белән тәэмин итү” программасы буенча яңа фатирлы булырга теләк белдергән.