Чүпрәледә сугышчы-интернационалистларның әниләренә ярдәм күрсәтәләр

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

   Районда "Әниләрнең хәлләрен белегез!" акциясе старт алды. Әлеге чарада катнашып, һәркем игелекле гамәлләр кыла ала.

   Татарстанда "Көзге игелекле эшләр атнасы" башланды. Аның кысаларында Әниләр һәйкәле янында митинг узды. Чара чәчәкләр салудан башланды.

   Өлкәннәр декадасы алдыннан райондагы сугышчы-интернационалистларның ветераннар Советы, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, һәлак булган солдатларның әниләренә ярдәм итү максатыннан әлеге акцияне оештыруларын белдерделәр. 

   Сугышчы-интернационалистларның ветераннар Советы рәисе Виктор Петухов акциянең бурычлары – социаль әһәмиятле проблемаларны хәл итү, сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган ветераннарның аналарына һәм тол хатыннарына ярдәм күрсәтү икәнлеген әйтеп үтте. Бер сүз белән әйткәндә, быелгы корылыклы җәйдә мал-туар өчен иген, яисә башка төр ярдәм итү күздә тотыла.

   Акциягә беренчеләрдән  булып эшмәкәр, КФХ башлыгы Илмир Мәхмүтов кушылган. Активистлар Иске Чүпрәледә ике "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләнгән Рифкать Ихсанов гаиләсендә булганнар, шулай ук, “Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән Илдус Хәйбуллов гаиләсенә ярдәм күрсәткәннәр.

   Чарада Чечняда сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Александр Шуркинның әнисе Елена Шуркина әлеге изге гамәлләре өчен акциядә катнашучыларга рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International