Чуаш Шәйморзасы авылында гомер итүче Александр Никифоровка 90 яшь тулды

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

   Бүген, 8 сентябрьдә, Чүпрәле районының Чуаш Шәйморзасы авылында яшәүче Александр Никифоров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

   Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мөхитова белән берлектә, аны туган көне белән котларга килделәр.
Илһамия Дәүләтшаевна юбилярга чәчәк бәйләме бүләк итте, ә Алексей Егорович аңа РФ Президентының котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.
Иң изге теләкләр - сәламәтлек, озын гомер, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын теләде юбилярга кунаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International