ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 17 гыйнварында көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчәйгәндә 15-17 м/с тизлектә көчле җил көтелә.

"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы башлану турында игълан итә.

2022 елның 15 гыйнварында 2022 елда беренче баланы тантаналы рәвештә чыгару кысаларында, район башлыгы Марат Гафаров күп балалы Гөлия Миначеваны бишенче баласы туу белән котлады.
 

2022 елның 15 гыйнварында, Чүпрәле үзәк хастаханәсенең бала табу бүлегендә быел беренче булып дөньяга килгән баланы хөрмәтләү тантанасы булды.
 

2022 елның 15 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Тәскирә Закир кызы Ханбикова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
 


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

Яңа туган баланың эшләмәүче әтисе яки әнисенә, яисә баланың опекунына, аны уллыкка яисә гаиләсенә тәрбиягә алучыга бала тугач бер тапкыр пособие түләнә. Быелга кадәр бу пособиене социаль яклау органнары билгели һәм түли иде. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.

15 гыйнварда Татарстанда буран, бозлавык һәм секундына 18 метрга кадәр көчле җил көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. 

Бүген Иске Яңа елда Чүпрәле районында тагын бер сабый дөньяга килде.

13 гыйнварда Чүпрәле урманчылыгы территориясендә урнашкан чаңгы базасында районның гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында чаңгы ярышлары төгәлләнгәннән соң өлкәннәр арасында ярышлар башланды.

13 гыйнварда Чүпрәле урманчылыгы территориясендә урнашкан чаңгы базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Кыш Бабай призына" чаңгы ярышлары узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International