Бүген Иске Яңа елда Чүпрәле районында тагын бер сабый дөньяга килде.
Нәни кызчык Түбән Каракитә авылыннан Минаевлар гаиләсендә туа. Ул гаиләдә бишенче бала. 3454 авырлыкта, 49 см булып аваз салган.
Бала һәм әнисе үзләрен яхшы хис итәләр.
Миначевларны гаиләләренең туу белән котлыйбыз һәм сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.