13 гыйнварда Чүпрәле урманчылыгы территориясендә урнашкан чаңгы базасында гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында "Кыш Бабай призына" чаңгы ярышлары узды.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин чаңгычыларны җылы сәламләде, аларны иске Яңа ел белән котлады, уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Балалар арасында иң яшь катнашучылар - Яна Синдюкова (2014 елда туган) һәм Артем Романов (2013 елда туган) булды.
Ярыш ахырында җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Чаңгы ярышларының спонсоры - «Рассвет» ҖЧҖ директоры Илһам Шиһапов иде.