2022 елның 15 гыйнварында район башлыгы Марат Гафаров күп балалы Гөлия Миначеваны бишенче баласы туу белән котлады.
Түбән Каракитә авылыннан Гөлия һәм Рамил Минаевлар гаиләсендә Иске Яңа елда бишенче бала-кыз дөньяга килде.
- Бу бер атна эчендә районга икенче зур бүләк, һәм мин Чүпрәле районында күп балалы гаиләләр традициясе дәвам итүенә шатмын. Барысы да әйбәт, ә иң мөһиме барысы да исән-сау булсын. Үз чиратында муниципалитет безнең күп балалы гаиләләр өчен уңайлылык, иминлек атмосферасы булдыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк, - дип билгеләп үтте Марат Гафаров.
Район башлыгы Марат Гафаров һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова күп балалы әнигә бүләкләр тапшырдылар.