Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылыннан Тәскирә Ханбиковага 90 яшь тулды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

    2022 елның 15 гыйнварында Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында яшәүче Тәскирә Закир кызы Ханбикова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны өенә барып район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов котлады, котлауларга шулай ук авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова да кушылды. Данис Сатдинов Тәскирә Закир кызына РФ Президенты исеменнән котлау сүзләрен һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды. Иң җылы теләкләр теләде.
    Тәскирә Закировна нибары 4 сыйныф укый. Кечкенәдән колхозда эшли, печән чабуда, чөгендер игүдә эшли. 20 ел колхозның яшелчә-җиләк бакчасында хезмәт куя. Анда кәбестә үстерәләр. Кыш көне колхозда фермада эшли. 

   1951 елда ул фронттан кайткан авылдашы Абдрахман Ханбиковка кияүгә чыга. 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 
    Күп кайгы күрә: улын, ирен киявен җирли. Сәламәтлеге дә мактанырлык түгел, шуңа да карамастан, күңел күтәренкелеге белән яшәргә тырыша. Озын гомерле әбекәйнең 10 оныгы, 7 оныкчыгы бар. 
Ул ВДНХ исеменнән Мактау грамотасы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре, "Ана" медале, Хезмәт ветераны, Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
     Бүгенге көндә аны кызы Фәйрүзә карый. Авылда шулай ук улы Зөфәр гаиләсе яши, калганнары шәһәргә таралышканнар

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International