"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясе «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсы башлану турында игълан итә.
Конкурс 2 этапта үткәрелә, аның кысаларында территориаль иҗтимагый үзидарәнең 2021 елдагы эше бәяләнә.
I Муниципаль этап - муниципаль конкурс комиссияләре тарафыннан үткәрелә. Конкурсның I этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2022 елның 17 гыйнварыннан 28 гыйнварына кадәр.
II этап - республика этабы - конкурс үткәрү буенча Конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Конкурсның II этабына гаризалар кабул итү вакыты: 2022 елның 7-18 феврале.
I Муниципаль этапка гаризалар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Чупрәле районы, Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт, 107 кабинет
Кабул итү вакыты: 8.00 дән 17.00 гә кадәр (ял көннәреннән тыш).
Электрон адрес: Yuriy.Shurkin@tatar.ru.
Элемтә өчен телефон номеры: 8(84375) 2-29-70.