Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен ата-аналарның берсенә айлык акчалата түләү бирелә.
2022 елның 28 апрелендә көннең икенче яртысында һәм кич белән республика территориясендә урыны белән яшенле көчле яңгырлар көтелә, боз явыр, дип тә фаразлый синоптиклар. Яңгыр вакытында җилнең көче секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
2022 елның 5 маенда Чуваш Бизнәсе филиалы объектында, 11 майда Иске Шәйморза филиалында ремонт эшләре башкарылачак, шуңа бәйле рәвештә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр цифрлы эфир телевидениесе программаларын вакытлыча туктатып тору көтелә.
27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр булыр, дип фаразлый синоптиклар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
26 апрельдә бөтен дөньяда Туган тел көнен бәйрәм итә һәм бөек шагыйрь, язучы, публицист Габдулла Тукайны искә ала.
"Эшлекле дүшәмбе" вакытында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләргә чираттагы бүләкләр тапшырды.
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 26 апрельдә көндез һәм кич белән урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
Казанда Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды.
Чүпрәле районы Үби авылыннан "Родничок" балалар вокаль-инструменталь коллективы "Созвездие-Йолдызлык-2022" республика фестиваленең йомгаклау гала-концертында 3 нче урын яулды.