Казанда Россия Федерациясендә җирле үзидарә көненә багышланган чара узды. Муниципалитетлар вәкилләрен бәйрәм белән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе Әгъзам Гобәйдуллин котладылар.
Чакырылучылар арасында район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә Чүпрәле районыннан да вәкилләр бар иде. Шулай ук "Телей" Чуаш фольклор ансамбле дә тантанада концерт номерын тәкъдим итте.
Алдынгы муниципаль хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та бар иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аңа "ТАССР төзелүгә 100 ел" медален тапшырды.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыкларына компьютер техникасы сатып алу өчен сертификат тапшырды.