2022 елның 28 апрелендә көннең икенче яртысында һәм кич белән республика территориясендә урыны белән яшенле көчле яңгырлар көтелә, боз явыр, дип тә фаразлый синоптиклар. Яңгыр вакытында җилнең көче секундына 15-20 метрга, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.