Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

   Синоптиклар фаразлавынча, Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда 26 апрельдә көндез һәм кич белән урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

 Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

   ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International