"Эшлекле дүшәмбе" вакытында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләргә чираттагы бүләкләр тапшырды.
Күпьеллык намуслы хезмәте, Чүпрәле муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын профессиональ әзерләүдә һәм профилактикалауда яхшы нәтиҗәләр күрсәткән өчен һәм Россия янгынчылыгы оешуның 373 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 8 нче янгын-коткару отрядының 114 нче янгын-коткару бүлегенең машина йөртүчесе (янгын сүндерүчесе) Вазыйх Алимбиков район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән: Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 8 нче янгын сүндерү-коткару отрядының 114 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге командиры Василий Нятюнов, Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең 8 нче янгын сүндерү-коткару отрядының 114 янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгынчысы Радик Алиуллов бүләкләнделәр.
Фидакарь хезмәте, нәтиҗәле хезмәте һәм үз вазыйфаларын намуслы башкарганы өчен “Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Гражданнарны яклау идарәсе " учреждениесенең оператив дежурные Ильмир Бельдичков район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.