Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

  27 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр булыр, дип фаразлый синоптиклар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан искән  җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

   Төнлә һаваның минималь температурасы +10..+12, көндез максималь һава температурасы +19..+21˚ градусны тәшкил итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International