ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Иртәгә Татарстан территориясендә һава торышы шартлары начараер дип фаразлана. Кыска вакытлы буран, кар явуы һәм көчле җил көтелә. 
 

Россия пенсия фонды 1 майдан 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа пособиеләр түләү өчен гариза кабул итә башлаячак.
 

Хәзер квалификацияле электрон имзаны (КЭП) теләсә кайсы салым органында бушлай алырга мөмкин.

Акция турында Чүпрәле хатын-кызлар советы җитәкчесе Зөлфия Юсупова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә белдерде. Һәм үзе җитәкләгән «Халыкны социаль яклау бүлеге» учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан гуманитар ярдәм итеп 22 мең сумлык азык-төлек сатып алынуын әйтте.

Чүпрәле районында язгы каникуллар вакытында "Чайка" балалар лагеренда ял сменасы оештырылды. 28 марттан 3 апрельгә кадәр биредә районның төрле авылларыннан 60лап бала ял итә һәм вакытны файдалы үткәрә алды.


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 16 метрга кадәр).


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Дүшәмбе киңәшмәсе бу атнада Буа урманчылыгы җитәкчесе-лесничие Илнар Гатауллин чыгышыннан башланды.
 

Кабул итүгә 884375 2-20-17 яки 884375 2-23-50 телефон номерлары аша язылырга мөмкин.

4-5 апрельдә Татарстан территориясендә җепшек кар, буран, көчле җил, шулай ук юлларда бозлавык һәм кар көртләре көтелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International