2022 елның 6 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көньяктан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин (Казанда 16 метрга кадәр).
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.