Дүшәмбе киңәшмәсе бу атнада Буа урманчылыгы җитәкчесе-лесничие Илнар Гатауллин чыгышыннан башланды. Чарага шулай ук Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров та килгән иде. Алар киңәшмәдә катнашучыларны Буа урманчылыгы һәм Буа урман хуҗалыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Буа урман хуҗалыгы составына өч урманчылык керә: Буа – 7943 гектар күләмендәге урман массивлары белән; Төбәк-Черкен - 6646 га һәм Чүпрәле урман хуҗалыгы. Безнең районда урман массивлары 3051 гектар мәйданны били.
Илнар Гатауллин 2021 елда урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча барлык куелган бурычларның да үтәлгәнлеге турында сөйләде. Шулай ук, быелгы урманчылык сезонына әзерлек барышына да тукталды. Аның сүзләренә караганда, 35 гектар мәйданда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылачак. Моның өчен 190 мең утырту материалы бар. Мондый эшләрне Чүпрәле районында да алып бару планлаштырыла.
Киҗәшмәдә доклад белән Чүпрәле районында янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы Роман Колпаков һәм ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров та чыгыш ясады. Алар урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә тукталдылар.
– Безнең төп бурычларыбызның тагын берсе - урманнарны янгыннардан саклау. 2021 елда Татарстан Республикасы территориясендә 210 га мәйданда 19 урман янгыны теркәлде. Мондый янгыннарның зыяны 6 миллион сум белән бәяләнә. Янгыннарны булдырмас өчен бергәләп эшләргә кирәк, - диде Рәис Гомәров.
Министр урынбасары Чүпрәле районы авыл җирлекләре башлыкларының һәм янгын сүндерү-коткару частеның урманнарны янгыннардан саклау буенча башкарган эшләренең тиешле дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Һәм быел да урманнарда янгын куркынычы зур булган язгы-җәйге сезонга әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәклеген әйтте.