Чүпрәле районы Россия хатын-кызлар берлегенең "Россия хәрбиенә бүләк" акциясенә кушылдылар

2022 елның 6 апреле, чәршәмбе

   Акция турында Чүпрәле хатын-кызлар советы җитәкчесе Зөлфия Юсупова «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә белдерде. Һәм үзе җитәкләгән «Халыкны социаль яклау бүлеге» учреждениесе хезмәткәрләре тарафыннан гуманитар ярдәм итеп 22 мең сумлык азык-төлек сатып алынуын  әйтте.

   Әлеге изге эшкә районның башка предприятие, учреждение коллективлары да бик теләп кушылды. Җыелган гуманитар ярдәмне кабул итү пункты шул ук районның халыкны социаль яклау бүлегендә оештырылды. Биредә, ике көн дәвамында, Зөлфия Юсупова җитәкчелегендәге бүлек хезмәткәрләре алдан тәкъдим ителгән кирәк-ярак, азык-төлек исемлеге буенча китерелгән әйберләрне кабул иттеләр, тартмаларга тутырдылар һәм озатуга әзерләделәр.

   Кыска гына вакытта 800 килограммнан артык азык-төлек һәм беренче кирәк-яраклар җыелды. Бүген чүпрәлеләр тарафыннан җыелган гуманитар ярдәм республика җыю пунктына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International