Чүпрәле районында язгы каникуллар вакытында "Чайка" балалар лагеренда ял сменасы оештырылды. 28 марттан 3 апрельгә кадәр биредә районның төрле авылларыннан 60лап бала ял итә һәм вакытны файдалы үткәрә алды.
Беренче көнне үк балаларга килгәннән соң, оештыручылар һәм вожатыйлар куркынычсызлык техникасы һәм лагерьда килү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Ял учреждениесе эше санитар-эпидемиологик таләпләр нигезендә оештырылган иде.
Атна дәвамында балалар өчен төрле танып-белү чаралары оештырылды. Шуларның берсе смена ачылган көнне булды - "Осталар шәһәренә сәяхәт". Чараның хөрмәтле кунаклары-район Башкарма комитеты җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов,мәдәният, яшьләр, спорт һәм туризм бүлекләре начальниклары Зөлфәт Сәгъдиев һәм Руслан Вильданов.
Шулай ук балалар рәсем, кул эшләнмәләре ясау буенча мастер - классларда үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр.
Тәрбия чаралары белән беррәттән физкультура-сәламәтләндерү эшенә дә зур игътибар бирелде: көндәлек иртәнге зарядкалар, спорт эстафеталары, саф һавада уеннар үткәрелде.
Балалар Татарстанда цифрлаштыру елына, шулай ук Россиядә мәдәни мирас елына багышланган викториналардан күп мәгълүмат алды.
«Язгы каникуллар» акциясе кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча дәресләр үткәрде.
Әлбәттә инде, ял вакытында пешекчеләр балаларны тәмле ашлар белән сыйладылар. Вакыт сизелмичә үтеп китте.. Көч-куәт, яңа идеяләр белән тулы балалар иртәгәдән укуга керешәчәкләр. Алда укучыларның соңгы дүртенче уку чиреге башлана. Аннан соң тагын яллар көтә, әмма инде озаграгы –җәйге каникуллар. Җәйге чорда «Чайка» лагеры янә үз киңлекләрендә көтеп кала.