2013 ел Татарстан Республикасында Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы, дип игълан ителде. 2012 елның 20 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы Указга кул куйды.
Алай гына да түгел, агымдагы ел тулаем РФ да Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитны саклау елы буларак үтәчәк. Бу турыда РФ Президенты Владимир Путин 10 августта махсус Указны имзалады. Һәрбер кешенең әйбәт әйләнә-тирә мохитка хокукын тәэмин итү, җәмгыятьнең игътибарын әйләнә-тирә мохитны саклау проблемаларына юнәлтү, халыкның экологик мәдәниятен формалаштыру һәм үстерү әлеге чараның төп максаты итеп куела.
Шәхси хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне сату өчен район үзәгендәге “Универмаг” кибетенең 2нче катында кече базар эшли башлады.
Әйтергә кирәк, әлеге базарны булдыру хакында күптәннән фикер йөртелә иде. Иң беренче чиратта ул район үзәгендә яшәүчеләрнең теләген исәпкә алып эшләнде. Чөнки элек еллар белән чагыштырганда бүген районда сыер асраучылар, гомумән, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнүчеләр бармак белән генә санарлык. Шуңа да ит, сөт, каймагын һәм башкасын сатып алу зур проблемага әйләнеп бара.
23 январь көнне Яңа Элмәле һәм Каракитә авылларында яңа балалар бакчалары ачылды. Тантаналы чараларда район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин һәм башка вазифаи затлар катнашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов яңаэлмәлеләрне һәм каракитәлеләрне яңа социаль объектлар ачылышы белән котлаганда бакчаларның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан расланган “Бәләкәч” программасы нигезендә сафка басуын билгеләде.
Быел мәдәният йортларында традицион рәвештә үткәрелүче иҗади отчет концертлары Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел тулуны билгеләү кысаларында “Беркем дә, берни дә онытылмый” шигаре астында үтәчәк.
Соңгы елларда районда спортны үстерү буенча күп эшләр башкарыла, төрле турнирлар, ярышлар еш үткәрелеп килә. 19 январь көнне район үзәгендә алкалы хоккей буенча Илдар Хәлиулловның якты истәлегенә багышланган традицион турнир үткәрелү дә моңа бер дәлил булып тора.
Илдар Хәлиуллов районда спортның хоккей төренә нигез салучыларның берсе, кызганычка каршы, арабыздан иртә китте.
Район буенча 2013 елның 21 январена 10 бала теркәлгән. Әлеге көнгә үткән елны 8 бала теркәлгән булган.
21 январь көнне район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә елның беренче баласын тәбрикләү тантанасы булып үтте. Әлеге мөһим вакыйгада район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов та катнашты.
Соңгы вакытларда районда яңа объектлар ачылып яисә искергән биналар заманча төзекләндерелеп, яңа хуҗаларына тапшырылып тора. Болар барысы да республиканың максатчан программалары нигезендә эшләнә.
15 январьда Матак авылында мәктәпкәчә балалар бакчасы ачылу моңа тагын бер мисал булып тора. Бакча ачылу тантанасында авыл халкы, муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов, район мәгариф бүлеге начальнигы Марс Хәлиуллов ...Городище авылында бүген җыелыш булды. Мәдәният йортын тутырып диярлек килгән авыл халкы арасыннан тик ике кеше сүз алды. Аларның берсе 2012 ел азагында ачылган яңа фельдшер-акушерлык пунктыннда массаж бүлмәсе булдыруны сораса, икенче сүз алучы авылдашлары фикерен чагылдырып, район үзәгендә Боз сарае төзү кирәклеген әйтте.
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2013 елгы Универсиада ачылышы һәм ябу тантанасы һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты узачак 45 мең урынга исәпләнгән стадионга исем бирү буенча конкурс игълан итте.
Район ЗАГС бүлегендә 2013 елның беренче парын теркәү тантанасы булып үтте.
Елан елында беренчеләрдән булып гаилә төзү теләген Иске Чүпрәле авылы егете Ленар Волков һәм Иске Чокалы авылында туып үскән Рамиля Валиуллина белдергән.