2013 елда исерткеч эчемлекләрнең сатудагы әйләнешен көйләү һәм исерткеч эчемлекләрне куллануны чикләү юнәлешендә түбәндәге федераль закон карарлары үз көченә керә:
Яңа ел бәйрәмнәре дә якынлашып килә. Барча халык бәйрәмне каршыларга җыена, әзерләнә, яңа елга яңа өметләр баглый, аннан бары тик яхшылыклар гына өмет итә.
Шул ук вакытта халык сагаеп бәяләр артуын да көтә. Чөнки инде күнеп беттек, яңа елның беренче көннәреннән үк, бәйрәмнәр тәмамланыр-тәмамланмас бәяләрне арттырып куялар.Бу көннәрдә бар җиһанда яңа ел сулышы сизелә. Һәрбер оешма, кибет, өй алды булсын–үзенең территориясен бизәү белән мәш килә.
Яңа елның күрке булып торган баш чыршы да район үзәгендә үз урынын алды.18 ноябрь көнне Татарстан Республикасының ЮХИДИ Идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Р.Миңнеханов Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарына эш сәфәре кылды. Чүпрәледә аны муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов белән РФ Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге начальнигы, полиция подполковнигы Илсур Басыйров каршы алды.
Чүпрәленең ике авылында мәдәният йорты ачылды бүген. Чепкас-Илмәт авылындагысында бер түбә астына мәдәният йорты, башлангыч мәктәп, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә берләшкән.
Һәр шимбә, яки якшәмбедә агрофирма филиалларында, җәмгыятьләрдә семинарлар оештыру гадәткә әйләнеп бара. Бу чара кыш айларында җитештерелгән продукциянең акча чыганагы икәнлеген ассызыклау өчен оештырыла.
“Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Городище филиалында үткән семинарда да кимчелекләрне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Исламетдин Низамов конкрет мисалларда анализлады. Әлеге филиалның семинарга ныклап әзерләнгәнлеге дә күренеп тора иде. Хәер, моны бер көнлек эш дип атап та булмас. Һәрдаим хезмәт куелмаса, фермалар ремонтланмаса, инвентарь яңартылмаса, семинар узган көнгә генә мондый чисталыкны да, тәртипне дә тәэмин итү мөмкин эш түгел. Агрофирма җитәкчелеге киләсе көн белән яши.
Быел Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов йөкләмәсе буенча “Интернет–озын гомер” проекты кысаларында республикада пенсия алды һәм пенсия яшендәге 10 мең кеше компьютер белән эшләү нигезләренә өйрәтеләчәк.
Әлеге программага нигезләнеп, хәзер безнең районда да берничә уку курслары ачылды