Чикләүләр кертелә

2012 елның 28 декабре, җомга

2013 елда исерткеч эчемлекләрнең сатудагы әйләнешен көйләү һәм исерткеч эчемлекләрне куллануны чикләү юнәлешендә түбәндәге федераль закон карарлары үз көченә керә:

–барлык төр исерткеч эчемлекләр (әле дә үз көчендә),  шул исәптән барлык төр сыраларны кичке 22.00 сәгатьтән иртәнге 10.00 сәгатькә кадәр сату тыелачак;

–барлык төр сыраларны стационар булмаган объектларда (киосклар, шатёрлар, гомумән, урамдагы корылмалар) сату тыелачак.

Әлеге уңайдан ТР буенча дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәте эшмәкәрләрне, оешмаларны кисәтеп, билгеләнгән үзгәрешләрне үтәргә чакыра, киресенчә булган очракта җавап тоту катгый булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International