Яңа ел бизәкләре

2012 елның 21 декабре, җомга

Бу көннәрдә бар җиһанда яңа ел сулышы сизелә. Һәрбер оешма, кибет, өй алды булсын–үзенең территориясен бизәү белән мәш килә.

Яңа елның күрке булып торган баш чыршы да  район үзәгендә үз урынын алды. Биеклеге, матурлыгы белән ул башка еллардан бер дә ким түгел. Сүз уңаеннан әйтеп үтәргә кирәк, елдагыча район башкарма комитеты тарафыннан иң матур яңа ел бизәлешенә конкурс быел да үтәчәк. Аның нәтиҗәләре 30 декабрьдә чыгарылып, җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы район мәдәният йортында  Яңа ел тамашасы–“Бал-маскарад”та булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International