ЯҢАЛЫКЛАР


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе

9 декабрь–Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге датаны билгеләү  БМОның Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2004 елда игълан ителде.


11
декабрь, 2012 ел
сишәмбе

Городище авылында фельдшер-акушерлык пункты эшли башлады. Әлеге пунктның халыкка хезмәт итүенә юлламаны ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җәлалетдинов белән район башлыгы Тимур Нагуманов бирде. Нәкъ менә шушы җитәкчеләр һәм Городище авыл җирлеге башлыгы Сергей Салифанов тарафыннан бүген медицина пунктына керү юлын бүлеп торган тасма киселде.

Татарстан муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, ТРның дәүләт башкарма хакимияте подразделениеләре хезмәткәрләре башкалага җыелып, ике көн дәвамында Спартакиада ярышларында катнаштылар.

Командалар спортның  сигез төрендә көч сынаштылар.

6
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

1 декабрьдән инвалидлар декадасы башланды. Бу дөньяга кемнең дә ким кеше булып туасы килмидер. Әмма, нишлисең, шундый язмышлы кешеләр булгач, бөтен яктан камил булган кешеләргә аларны аңларга һәм һәръяклап ярдәм итәргә тырышырга кала.

Шушы көннәрдә районга Мәскәүдән “Опора России” иҗтимагый оешмасының президенты Александр Бречалов килеп китте. Әлеге оешма 10 ел элек оештырылган, һәм ул кече эшмәкәрлеккә, эшкуарларга төрлечә ярдәм итүне күздә тота.

Күптән түгел булып үткән съездларында район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашып, авылда эшмәкәрлекне үстерү проблемаларын үз эченә алган чыгыш ясаган иде. Александр Бречаловның да безгә килүен әллә ни зур булмаган район, авылларда эшмәкәрлекне ничек җәелдереп булганны үз күзе белән күреп китү дип аңларга кирәктер.

Агымдагы елның август аеннан ноябрь аена кадәр “Ак Барс-Мед” иминиятләштерү компаниясе тарафыннан аноним анкеталаштыру үткәрелде. Аның төп юнәлеше булып халыкка  медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын яхшырту бурычы тора.

Анкеталаштыруның нәтиҗәләрен барлау, гомумән, сәламәтлек саклау өлкәсендә халыкка күрсәткән медицина хезмәтенең торышын уртага салып сөйләшү өчен “Түгәрәк өстәл” оештырылды


28
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Иске Шәйморза урта мәктәбендә биология һәм химия укытучылары өчен   “Укучыларның танып-белү активлыгын стимуллаштыру формасы буларак, туган якның экологиясен өйрәнү эше” темасы буенча методик семинар үтте. Семинар 2013 елда билгеләп үтеләчәк  “Экология елы”на багышланды.  Чараны район мәгариф бүлегенең баш белгече Гөлшат Вәлиуллина оештырды.

Россия пенсионерлары союзының райондагы бүлекчәсе тарафыннан оештырылган 72 сәгатьлек курсларда былтыр өлкән яшьтәге 122 кеше компьютер нигезләрен өйрәнде. Аларны укыту 90 номерлы һөнәри училищеда, 1 номерлы Иске Чүпрәле, Иске Кәкерле һәм Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәпләрендә оештырылган иде.


26
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
Республика хокук саклау органнарыгың, аерым алганда Татарстан Прокуратурасы, Татарстан Югары суды, Конституцион суд вәкилләренең, Татарстан Прокуроры Кафил Әмиров җитәкчелегендә, елга бер мәртәбә Чүпрәле районына килүләре традициягә кереп бара дисәк тә, ялгыш булмас. Аларның безнең җирлектә булулары бары тик бер максатка – элек елларда республика покуроры, Конституцион суд рәисе булып эшләгән якташыбыз Сәйфихан Нәфиевны искә алуга, аның исемен мәңгеләштерүгә юнәлтелгән.

23 ноябрь көнне район мәдәният йортында үткән бәйрәм чарасында  дөньяда булган барлык матур сүзләр залда урын алган хатын-кызлар, әниләр, әбиләр, кызлар хөрмәтенә  яңгырады. Ник дигәндә, әлеге чара да нәкъ  менә  25 ноябрь - Әниләр көненә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International