ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2012 ел
җомга
21 ноябрьдә Чүпрәле муниципаль район Советының 21нче утырышы булып үтте. Утырышны район башлыгы Тимур Нагуманов ачты һәм алып барды. Утырышның көн тәртибенә бик мөһим – “Чүпрәле муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 елларның планлы чорларына бюджеты турында” карар проекты турында” мәсьәлә куелган иде
Һәр ел саен көзге-кышкы чорда Татарстан сулыкларында уннарча кеше һәлак була, алар исәбендә балаларның да булуы аеруча кызганыч. Көзге-кышкы чорда сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кешеләрнең һәлак булуының төп сәбәбе булып тора
Җир йөзендә иң кадерле кеше кем ул, дип сорасалар, һәр кеше берсүзсез–Әни дип җавап бирер. Әйе, һәркем өчен изге зат ул–Әни ...

Авыл хуҗалыгы культураларын ел саен үстерү дәвамында җирнең уңдырышлылыгы да шактый гына кими. Җирдә төрле культураларга кирәкле булган файдалы матдәләр азая, ягъни туфрак ярлылана.


22
ноябрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Агымдагы елның җәе Татарстанның күпчелек районнарын уңай һава шартлары белән куандырмады, җәе буена эсселек, аномаль югары температура сакланды. Нектарга бай булган чәчәкләр дә үз срокларыннан иртә чәчәк аттылар. Ә бу исә бал кортларына кышкыга үзләренә азык запасы җыеп калуга нык кына комачаулады. Шуның белән бәйле рәвештә бал кортлары гаиләләренең кышлауларына да тискәре тәэсир итәргә мөмкин

Һәр ел саен ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесе Бөтендөнья тәмәкегә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә.

Тәмәке тартучылар саны артканнан-арта баруга борчылып һәм яшь буынны тәмәке сөременнән саклау максатында  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәке тартмаучы кешеләрнең хокукларын яклау өчен бар халыкны да берләшергә чакыра.


21
ноябрь, 2012 ел
чәршәмбе

Шушы көннәрдә Апас районындагы Каратун урта мәктәбе базасында киңәйтелгән семинар булып үтте. Әлеге чара ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылды.

Семинарга мәктәпләрдән  хокук саклау отрядлары кураторлары чакырылды. Безнең районнан әлеге чарада Яңа Элмәле урта мәктәбеннән

19
ноябрь, 2012 ел
дүшәмбе
17 ноябрьдә “Бердәм Россия” партиясенең Чүпрәледәге бүлегенең XVII конференциясе булып үтте. Конференциягә партиянең башлангыч бүлекчәләреннән делегатлар сайланган иде

16
ноябрь, 2012 ел
җомга

8-9 ноябрь көннәрендә республиканың Кама Тамагы районында Татарстан беренчелегенә 1996-1997 елларда туган яшүсмерләр мини футбол буенча зона ярышларында катнаштылар.

Евровидениедә катнашып, “Буран әбиләре” илкүләм, алай гына да түгел, күп илләр буенча танылу яуладылар.  Безнең районыбыздагы Иске Шәйморза авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Сөмбелә” фольклор ансамбленең чыгышлары да, шулай ук, игътибарга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International