Экологияне сакларга өйрәник!

2012 елның 23 ноябре, җомга

Авыл хуҗалыгы культураларын ел саен үстерү дәвамында җирнең уңдырышлылыгы да шактый гына кими. Җирдә төрле культураларга кирәкле булган файдалы матдәләр азая, ягъни туфрак ярлылана.

Терлекчелек фермаларыннан чыгарылган тирес туфракның уңдырышлылыгын күтәрү өчен менә дигән ашлама булып тора. Әмма терлекчелек һәм кошчылык предприятиеләре тиресне дөрес сакламыйлар. Шуның белән бәйле рәвештә туфракның тирестәге органик калдыклар белән пычрату һәм авыру тарату чыганагы булып торалар.

Терлекчелек фермаларын төзегәндә тиреснең чыгарылу һәм җыелу күләме исәпкә алынырга тиеш. Аннан соң предприятиенең терлекчелек фермаларыннан  чыгарылган тиресне кертү өчен тиешле күләмдә чәчүлек җирләре дә булырга тиеш. Авыл хуҗалыгы җирләренең мәйданы анда үстерелүче культураларның төреннән, аларның туклану матдәләренә булган ихтыяҗыннан, предприятиенең зурлыгыннан чыгып билгеләнә. Шул ук вакытта җиргә тирес керткәндә аның күләмен, туфракка кертү алымнарын һәм вакытларын да исәпкә алырга кирәк. Туфракка кертелергә тиешле тирестә инвазион һәм йогышлы авыруларны китереп чыгаручы микроблар, чүп үләннәренең орлыклары булмаска тиеш. Тирә-юньгә авыру таратучы микроблар таралмасын өчен дуңгызчылык фермаларыннан һәм крестьян-фермер хуҗалыкларыннан чыгарылган тиресне 12 ай дәвамында өеп тору мәслихәт. Бу очракта авыруны китереп чыгаручы микроблар һәм төрле чүп үләннәренең орлыклары “үләчәк” һәм экологиягә дә зыян килмәячәк.


З.ГИЛЬМАНОВА, ТР буенча “Россельхознадзор” идарәсенең җиргә күзәтчелек итү бүлеге җитәкчесе вазыйфасын вакытлыча башкаручы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International