Спартакиада кубогын яулап

2012 елның 11 декабре, сишәмбе

Татарстан муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнары, ТРның дәүләт башкарма хакимияте подразделениеләре хезмәткәрләре башкалага җыелып, ике көн дәвамында Спартакиада ярышларында катнаштылар.

Командалар спортның  сигез төрендә көч сынаштылар. Чарада  катнашу бәхете зонара  ярышларда җиңгән 18 муниципаль район командасына тәтеде. Алар арасында безнең район командасы да бар иде һәм, әйтергә кирәк,  уңышлы гына чыгыш ясады. 

Шашка төре буенча үткәрелгән бәйгедә Чүпрәле районы командасы  (Данир Шәрәфетдинов –район мәдәният бүлеге мөдире һәм Алевтина Хемницер–Чуваш Чүпрәлесе авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре) I урынны яулады (рәсемдә). Аларга  республика Спартакиада  кубогы, Дипломнар  һәм символик алтын медальләр тапшырылды.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International