Городище авылында бүген җыелыш булды. Мәдәният йортын тутырып диярлек килгән авыл халкы арасыннан тик ике кеше сүз алды. Аларның берсе 2012 ел азагында ачылган яңа фельдшер-акушерлык пунктыннда массаж бүлмәсе булдыруны сораса, икенче сүз алучы авылдашлары фикерен чагылдырып, район үзәгендә Боз сарае төзү кирәклеген әйтте.
Әлеге сораулар нәрсәне күрсәтә дип уйлыйсыз? Авыл халкының да беренче урынга сәламәтлеген куя башлавын! Ә бар иде бит... Шундый чараларда авылдашларның бер-берсеннән канәгать булмыйча, кычкырыш белән узган җыелышлар да бар иде. Еллар узган саен яшәеш тә яхшы якка үзгәргән. Нәкъ шул турыда авыл башлыгы Сергей Салифанов та сөйләде. Үз тырышлыклары белән урамнарга карьердан кайтарып таш түшәүләрен, авылларында чиркәү төзелеп бетүен, балалар тууының артуын, авыл кешеләренең җәмгыять тормышына торган саен активрак тартылуы турында сөйләде ул. Сонгы елларда һава торышының авыл кешесе өчен ярыйсы ук кырыс булуына карамастан, авылда савым сыерлары кимемәү турында да әйтте. Халыкның үз хуҗалыгында мал-туарны күпләп асравына да тукталды.
Авыл җирлеге башлыгыннан соң сүз полициянең участок вәкиленә бирелде. Авылда тәртип бозулар юк дисәң дә, булгалап тора икән, сәбәпчесе булып, әлеге дә баягы, эчкечелек тора. Участок вәкиле авыл халкын, җыелышта катнашучыларны мошенниклардан алдатмаска да өндәде.
Авыл кешеләренең агрофирма директоры урынбасарына да сораулары булмады. Димәк, хезмәт хакы да, пай җирләре өчен дә түләнгән булып чыга. Алай булмаса, городищелылар дәшми калмаслар иде.
Җыелышка йомгак ясап сөйләгәндә район башлыгы Тимур Нагуманов әлеге авыл өчен сөенүен әйтте. Чөнки кечкенә авыллардан саналган Яңа Чәкегә дә асфальт юл кергән. Городище урта мәктәбе Татарстан буенча мәктәпләрне капиталь төзекләндерү программасына кертелгән. 2013тә булмаса да, ул ремонтланачак. Авыл территориясендә булган циолит белән кызыксынучы фирмалар да табылган. Әлегесе вакытта җирләрне теркәү эшләре алып барыла. “Әмма, эшлиселәре дә байтак әле, шул исәптән бергәләп эшлиселәре”,-диде район башлыгы. Городище авылында шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен бирелә торган кредитлардан файдаланучылар саны, районның уртача күрсәткече белән чагыштырганда, бик түбән икән. Гаилә фермаларын төзү, фермерлар санын да арттыру таләп ителә. “Ә Боз сарае төзүгә килгәндә, спорт корылмаларын “асрау” район бюджеты өчен бик кыйбатка төшә. Күрше Буа районында гына шундый корылма бар, бик теләгәннәр анда барып шуа алалар”.-диде Тимур Нагуманов.
Якын көннәрдә мондый җыелышлар Зур Аксу, Чуваш Бизнәсе, Чуваш Чүпрәлесе, Яңа Элмәле авылларында узачак.
Резидә Җамалтдинова