ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2013 ел
шимбә

Авыл җирлекләрендә “урак өсте”–җыеннар бара. Һәр авыл башлыгы үткән ел башкарылган эшләргә йомгак ясый, агымдагы елга планнар билгели.

Иске Чокалы авылы җирлегенә килгәндә, биредә 228 йорт исәпләнә, шуларда 662 кеше дөнья күрә.  Эшкә яраклылар булып 336 кеше санала, 224е–пенсионерлар. Авылның киләчәге хакында сүз кузгатканда, әлләни мактанырлык түгел. Үткән ел 4 бала дөньяга килгән, 13 кеше вафат булган. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны 46ны тәшкил итсә, 54әү–мәктәп яшендәге балалар.


6
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

1 февральдән район мәдәният йортларында ел саен традицион рәвештә үтүче иҗади отчет концертларына старт бирелде.  Аның максаты булып,  милләтләрнең  мәдәни культурасын саклап калу, йолаларны, гореф-гадәтләрне,  үзешчән җырчыларны, уен коралларында уйнаучыларны, гомумән, сәнгатькә гашыйк җаннарны  барлау  тора.

Әйтергә кирәк, иҗади отчет концертларының максатлары югарыда әйтелгәннәр белән генә чикләнми. Әйтик, агымдагы ел әлеге җыр-моң  фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында үтәчәк.  Шуңа да тарихыбызны,  мөһим вакыйгаларны барлау–иҗади отчетларның өстенлекле юнәлеше булып тора.

1 февральдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның һәм Татарстанның дәүләт премияләре лауреаты, якташыбыз  Ринат Таҗетдиновка 75 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе узды. 

Тантаналы кичә К.Тин-чуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән өзек («Качкыннар») белән ачылды. Спектакльдә Ринат Таҗетдинов Шәйхи бабай ролен башкарды.

Юбилярны котларга дип бик күп кунаклар һәм җитәкчеләр килгән иде. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт  Киңәшчесе Минтимер Шәймиев,

1
февраль, 2013 ел
җомга

Үткән атнада районның Аграр яшьләре берләшмәсе еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Чарада берләшмәнең авыллардагы беренчел оешмалары вәкилләре һәм районның актив яшьләре катнашты.

Бүгенге яшьләр–җәмгыятьнең иң актив өлеше булып тора. Шуңа да Аграр яшьләр берләшмәсенең райондагы бүлек җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев чыгышында, үткәрелүче  чараларда яшьләр белән эшләүне активлаштыру мәсьәләсен  күтәрде.   Моның өчен төрле фестивальләр, конкурслар, гомумән, яшьләрнең ялларын  кызыклы  үткәрү чараларын үткәрүне  максат итте. 2012 елда әлеге уңайдан башкарылган эшләргә тукталды. Аеруча бу өлкәдә актив эшчәнлек алып барган район үзәге яшьләрен,  мәктәп укучыларын телгә алды. 

30 январьда район кулланучылар җәмгыятенең отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта ТР кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе Мәхмүт  Фәттахов, районның яңа җитәкчесе Александр Шадриков катнашты.

Әлеге чара башланганчы җитәкчеләр идарә җитәкчесе Ләйсән Хәлимова озатуында икмәк пешерү комбинатында һәм “Кристалл” кооперативында булдылар (рәсемдә). Икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе Фәнил Сируков үзләрен җитештерә торган товарның ассортименты, сыйфаты белән таныштырды. Җитәкчеләр урында ук хәл итәсе мәсьәләләрне барладылар, аларны чишү юллары турында киңәштеләр. Ә хәл итәсе мәсьәләләрнең иң мөһиме–җитештерелгән продукция белән сәүдә итү юлларын киңәйтү.


30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

29 январьда Чүпрәлегә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Муниципаль берләшмәләр җитәкчесе Миңсәгыйть Шакиров килде. Казаннан килгән җитәкчеләр башлап капиталь төзекләндерелгән район үзәк хастаханәсен карадылар. Аннан соң Чүпрәле муниципаль район Советы депутатларының чираттан тыш утырышында катнаштылар. Утырышта шулай ук Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе урынбасары Ильнур Гарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин, “Ак Барс” холдингының генераль директоры Иван Егоров һәм кайбер министрлык вәкилләре дә катнашты.

Александр Валерьевич Шадриков

1977 елның 1 январенда ТР Чүпрәле районы, Алешкин-Саплык авылында туган.

Ике югары белемгә ия: 1993-1998 елларда Казан дәүләт педагогия университетында укып–физик-информатик; 2006 елда Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеге ала. 

Үткән атнада район күләмендә үткәрелгән ярышларда җиңеп безнең мәктәп баскетболчылары җиңү яуладылар һәм зонаара турнирда катнашу хокукына ия булдылар.

Ярышлар Тәтеш шәһә-рендә үтте. Турнирда барлыгы 8 команда, 100 артык баскетболчы  катнашты.  Әлеге ярышларда безнең кызлар III урынга лаек дип табылды

“Фламинго” җәмгыяте оешканга быелның январь аенда нәкъ 5 ел тулды. 2008 нче елда район җитәкчелеге инициативасы белән барлыкка килгән иде ул. Аңа җитәкчелек итү вазифасы да беренче көннән үк Альфред Низамовка йөкләнде.

Үзенең эшчәнлеге башында 4 хезмәткәрдән торган кечкенә генә коллектив шактый күләмле эшләр башкарырга сәләтле икәнлеген раслады. Аның балансына каты көнкүреш калдыклары полигоны тапшырылды, чүп-чар ташу өчен “КамАЗ” автомобиле һәм грейдер алынды. Сәләтле яшь җитәкченең  эшне дөрес оештыруы нәтиҗәсендә шушы ук елның июнендә чәчәк үстерүчеләр, чүп-чар җыю һәм тротуарларны кардан чистарту буенча эшчеләр өчен тагын 9 эш урыны булдырылды.

2013 елның  1 февралендә 14.00 сәгатьтән  15.30 сәгатькә  кадәр район Башкарма комитеты бинасында, ТР Дәүләт  Советы депутаты Шакир Шахмедович Ягудин гражданнарны кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International