Элек елларда без 15 февральне әфганчылар көне буларак билгеләп үтә идек. 2011 елның 1 январеннан башлап ул “Ватаннан читтә хәрби хезмәт бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне” дип календарьга кертелде. Тарих битләренә күз салсак, андый 30 сугышта 1,5 миллионнан артык солдат катнашкан, 25 меңнән артыгы чит илләрдә башын салган.
Бу көнне без Вьетнам, Мисыр, Корея, Камбоджа, Сирия, Ангола, Йемен, Әфганстан һәм башка илләрнең чакыруы буенча утка кергән һәм хәрби антларына ахыргача тугры калган солдатларны искә алабыз. Совет иле хәрбиләренә ике дистәдән артык дәүләтнең сугышчан хәрәкәтләрендә катнашырга туры килә.Үткән ел РФ һәм ТР Президентлары тарафыннан өлкәннәрнең юбилейлы туган көннәрен билгеләп үтү турында Указлар имзаланды. Әйтергә кирәк, районыбызда хөрмәткә, игътибарга лаек өлкәннәребез бик күп.
Иске Кәкерле авылында яшәүче Рәкига апа Хөснетдинова 1923 елда гаиләдә беренче бала булып дөньяга аваз сала. Әлеге чор белән яхшы таныш булган өлкәннәребез, бу елларның авырлыгын беләдер. Балачагын гына түгел, үсмер елларын да сугыш “тартып ала” әлеге буынның. Хәтерләрендә ни дә булса искә төшерүләрен сорасаң, башлангыч белем алу һәм ачлык-ялангачлыктан гайре берни күрмәүләрен ишетү бик тә аяныч.
“Ел хатын-кызы, Ел ир-аты: хатын-кыз карашынча” дигән республика бәйгесе агымдагы елда республикада 15 нче тапкыр үткәрелә. Бәйгене гамәлгә куючылар булып, “Татарстан хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы һәм ТРның Профсоюзлар федерациясе тора.
Төрле номинацияләргә бүленгән конкурста: “Хатын-кыз–Ана”, “Хатын-кыз–мәдәният һәм рухият”, “Хатын-кыз–галим”, “Хатын-кыз–лидер” һ.б. җәмгыять тарафыннан хөрмәткә лаек дип табылган хатын-кызларга тормыш барышында туплаган олы тәҗрибәләрен, сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге тудырыла.
10 февраль көнне район Сабан туе мәйданында чаңгы спортына багышланган зур чара үткәрелде. “Россия чаңгы юлы” дип аталган спорт бәйрәме 1982 елдан бирле үткәрелеп килсә дә, соңгы елларда аның кысаларында Вагиз Алиуллов исемендәге призлар өчен ярышу да күркәм традициягә әйләнде.
–Вагиз Сибгатулловичны районыбыз халкы яхшы белә. Ул уңган, булган җитәкчедән тыш, бик оста спортчы да иде. Бүген бирегә аны хөрмәтләү йөзеннән спортчылардан тыш аның балалары, оныклары, туганнары һәм хезмәттәшләре килгән. Димәк, еллар агышы үзенекен итсә дә, районыбызның танылган шәхесе турындагы якты хатирәләр онытылмый. Турнирга килүегез өчен рәхмәт сезгә, барыгызның да нык ихтыярлы, тормыш барышында килеп чыккан кыенлыкларны җиңү өчен спорт белән яшәвегезне телим,- диде ярышларны ачып муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Ильмир Измайлов.
Якташыбыз, Чабаксар шәһәрендәге “ТУС” ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Н.Ф.Угаслов призларына үткәрелгән билбау көрәше буенча VI регионара ачык турнирда быел 150гә якын көрәшче катнашты.
Әйтергә кирәк, әлеге турнирның офыклары елдан-ел киңәя бара. Беренче елларда ул район күләмендә генә үтсә, хәзер анда Идел буе төбәкләре спортчылары да бик теләп бил алыша башладылар. Үткән елда Татарстан, Ульяновск һәм Чувашия Республикалары әлеге призлар өчен дәгъва кылсалар, быел спорт залы келәмнәрендә Самара өлкәсеннән дә килгән көрәшчеләрне күрергә мөмкин иде. Димәк, алдагы елларда аның географиясе тагын да зураячагына шик юк. Шушы кадәр зур спорт чаралары оештыручы, туган авылына, районга күп ярдәм күрсәтеп якташларының ихтирамын яулаган Н.Угаслов кем соң ул? Алай гына да түгел, бүген Николай Федоровичны Татарстан һәм Чувашия Республикаларында да яхшы беләләр, ихтирам итәләр.9 февраль көнне район үзәгендәге 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәмгә район Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаручы Александр Шадриков, район мәгариф бүлеге мөдире Марс Хәлиуллов, төрле елларда мәктәпне тәмамлаучы чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучы-ветераннар килгән иде.
Юбилейга багышланган кичә “Туган көнең белән, мәктәбем!” дип исемләнгән презентация белән башланып китте. Аннан соң мәктәп директоры Илһам Баһаутдинов кичәне ачып, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрикләде, мәктәпнең үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды.
Гаилә. Әйтелеше җиңел булган бары бер сүз. Әмма әлеге сүз артында нинди генә язмышлар юк...
Бүгенге тормыш шулкадәр буталчык ки, бар да каядыр ашыга, нидер эшләмәкче була. Хәтта, ата-ана, бала, туганнар бер-берсенә җылы мизгелләр бүләк итүче вакытны да кызгана. Әлеге кызгану аша аяныч хәлләр килеп чыкканнан соң, адәм баласы үзенең кай җирдә тайпылыш ясавын эзли башлый.
Кызганычка каршы, җәмгыятебездә бүген әлеге күренеш кабатлана тора. Еш кына бер-берсен хөрмәт итеп, сөешеп кавышкан парларның гаиләләре имин булмаганнар рәтенә кереп китә. Атасы, я әнкәсе көн буе эштә–бала ялгыз, я булмаса эчкечелеккә биреләләр, ә дөньяга бәхетле булырга дип туган җан тагын ялгыз. Ничек кенә булмасын, һәр очракта да “таякның калын башы” бер гаебе дә булмаган шушы нарасыйга төшә. Аның гаиләдә барлыкка килгән ачуы җәмгыятькә күчә, ул ялгыш юллар белән язмышын бәйли, я булмаса аңа гомерлеккә “ятим” ярлыгы тагыла.
Шахмат һәм теннис кебек спорт төрләренең бер-берсенә бернинди бәйлелеге юк. Әмма соңгы елларда аларны бер көнне үткәрү традициясе күркәм төс алды.
Район турниры үткәрелгәнче һәр кустта әлеге спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелде. Шулай итеп, район ярышына иң-иңнәр җыелды дисәк тә була. Әлбәттә, теннис уены беренче тәмамланды. Сүз дә юк, шахмат буенча, вакыт күбрәк таләп ителә. Тенниска килгәндә, иң әйбәт спортчылар городищелылылар булып чыкты. Икенче урынга исә искечокалылар лаек булды, өченче урын Алешкин-Саплык командасына бирелде.
Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе һәм наркотикларга каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов та катнашты.
Идарәнең 2012 елгы эш нәтиҗәләре белән аның җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Фаяз Шабаев таныштырды. Аның чыгышыннан мәгълүм булганча, соңгы ике елда Татарстанда законсыз әйләнештән 1,7 тоннадан артык наркотик матдә алынган.Яшьлек еллары 1970-1980 елларга туры килгәннәрне, чын мәгънәсендә җыр-моңга гашыйк буын дияргә тулы җирлек бар. Һәрхәлдә, хәтерләсәгез, бу чор районда вокаль-инструменталь ансамбльләр оешу еллары иде...
Әйе, нәкъ Һади Такташтагыча, һәр заманның.үз чире... Ә бу очракта үз шөгыле дип әйтсәк, дөресрәк булыр. Бу елларда оешкан вокаль инструменталь ансамбльләр аша яшьләр җәмгыятьтә үзләрен күрсәтергә тырышалар. Егетләр, аеруча кызлар, бик теләп аларга иярә, шулай итеп, яңа иҗади берләшмәләр туа. Әлеге күренеш шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да, район үзәкләрендә дә үз теләктәшләрен таба. Кыскасы, сүзем шушы елларда районда оешкан “Аэлита “ансамбле турында. Январь аенда аның 40 еллыгы билгеләп үтелде.