Район үзәгендә кышны озату бәйрәме үтте.
Иртән үк район мәдәният каршындагы мәйданчыкта алма төшәрлек тә урын юк иде. Бар халык бәйрәм итте, уйнады, биеде, җырлады.
Мәйданчыкның бер читендә халык өчен ярминкә әзерләнсә, икенче ягында бала-чага таганнарда мәш килде, шикәрле мамык белән сыйланды.
Һәркем салкын кышны җыр-биюләр, уен-көлке белән озатып , ямьле язны каршылады. Чанада утырып йөрү, аркан тартышу, капчык киеп сикерү, бәйрәмдә катнашучыларга күпме тәэсирләр алып килде?!
Чүпрәле муниципаль башкарма комитетының актлар залында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм тантанасы үткәрелде. Ел саен әлеге күркәм традицияне дәвам итеп быел бирегә районның финанс өлкәсендәге оешмаларында хезмәт итүче гүзәл затлар чакырылган иде.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе Алексндр Шадриков үзенең котлавында хатын-кызларга рәхмәт сүзләрен җиткерде
Районда һәр ел “Ел укытучысы” конкурсын үткәрү традициягә керде. Конкурс педагогларның иҗади эшчәнлекләрен үстерүгә, укыту процессын оештыруда яңа технологияләр куллануга юнәлдерелгән һәм ул алдынгы тәҗрибәнең чын мәктәбенә, педагогик практиканың иң яхшы алымнарын тарату үзәгенә әйләнде.
Әлеге конкурсның чираттагысы 28 февральдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе базасында үтте. Конкурста куст этапларында җиңү яулаган иң көчле, эрудицияле, кыю һәм талантлы укытучылар: Иске Шәйморза урта мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Бикчурова, 2 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Мәүлиханова, Зур Аксу урта мәктәбенең физика укытучысы Ираида Мишкина, Марс урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзидә Рәимова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең математика укытучысы Лилия Рәхмәтуллина һәм Хорновар-Шигали урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Светлана Соловьева катнашты.
Бу көннәрдә һәр авыл җирлеге, мәктәп коллективы, авыл үзешчәннәре, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә туган авылының тарихын, гореф-гадәтләрен барлый. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү алдыннан ветераннарын хөрмәтли, сугышларда башларын салган батыр солдатларын хөрмәт белән искә ала.
Каракитә авылы мәдәният йортында үткән чираттагы иҗади отчет концертына да тулы әзерлек күрелгән. Концерт программасында аулак өй күренеше, фольклор ансамбльләр, үзешчәннәр чыгышлары киң урын алган иде. Аеруча “Аулак өй” күренешендәге заманча тормыш рәвеше алып барган яшьләрдә әби-бабайлар чоры кызыксыну уятуы бик тасвирлы итеп бирелде.
Казан шәһәрендә үтәчәк җәйге Универсиада уеннарына санаулы айлар кала бара. Спорт объектларының төзелешләре хакында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үз контрольленә алып, тикшерү үткәрә.
Бүгенге көндә аеруча 45 мең урынга исәпләнгән “Казан-арена” футбол стадионының әзерлеге нык контрольдә тора. Чөнки биредә тиздән ачылу тантанасына багышланачак репетициялләр узуы көтелә. Гомумән, Универсиаданың үзәге булган стадион бар таләпләр буенча да җавап тотарга тиеш.
Агымдагы елда республикадан хәрби хезмәткә язгы чакырылыш кампаниясе барышында 4,5 меңләп егет хәрби кием киячәк.
Үткән ел язгы һәм көзге чакырылыш барышында Татарстаннан Хәрби Көчләр, Эчке гаскәрләр хәрби частьләренә һәм берләшмәләренә, башка хәрби формированиеләргә 8251 егет озатылган. Күпчелеге Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларга эләккән.
–Чүпрәле районының социаль-икътисади күрсәткечләренә караганда, үсеш кичергән тармакларны күреп була, тик шулай да авыл хуҗалыгы, демография өлкәсендәге күрсәткечләр куандырмый, -диде Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чүпрәле район Советы утырышында ясаган чыгышында.
Утырыш 26 февраль көнне, район мәдәният йортында үтте һәм Чүпрәле муниципаль районы башкарма комитетының 2012 елдагы эшчәнлеген барлауга һәм 2013 елда башкарылачак эш, план-чараларга багышланды.
Бүген урта мәктәпне тәмамлаучы укучылар алдында бары бер генә сорау тора–укырга кая барырга? Әйе, балачакның якты хатирәсе–самими мәктәп еллары дип тикмәгә генә әйтмиләр шул.
11 сыйныфны тәмамлаган һәр укучы бүгеннән үзенең киләчәген нинди һөнәр белән бәйлисен төгәл билгеләргә тиеш. Шул ук вакытта югары уку йортлары да әлеге вәзгыять өлкәсендә эшчәнлек алып баралар. Соңгылары исә, әлеге уңайдан республика районнарында чакыру буенча очрашулар да оештыралар. Шулай итеп, укучыларга кем булачакларын төгәл билгеләү юнәлешендә тагын бер мөмкинлек тудырыла.
Үткән атнада шундый очрашуларның берсе 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә булып үтте.2007-2010 елларда “Россия патриотларын үстерәбез” Бөтенроссия конкурсын үткәрү иң масштаблы патриотик акцияләрнең берсе булды. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы кысаларында билгеләнеп үтелгән иде. Конкурста илнең барлык регионнарыннан да җәмгыять вәкилләре катнашты, аның эчтәлеге үзенә аеруча чын патриотларны, фронтовикларны җәлеп итте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында әлеге конкурсны дәвам итү турында карар кылынды. Шулай итеп, республикада яшьләрне, киләчәк буынны ватанпәрвәр рухында тәрбияләү өчен комплекслы программа булдырылды23 февраль көнне, район үзәгендәге боз мәйданчыгында Фәнис Загреев кубогына алкалы хоккей буенча традицион турнир үткәрелә.
Анда катнашу өчен республиканың күрше районнары, Чувашия һәм Ульяновск өлкәләреннән командалар чакырыла. –Ярышлар 10.00 сәгатьтә башлана. Үзебезнең хоккейчыларыбыз өчен җан атучыларны һәм спорт сөюче барлык тамашачыларны стадионга чакырабыз,- ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Фәрит Әхмәтов.