ЯҢАЛЫКЛАР


20
март, 2013 ел
чәршәмбе
18 марттан  алып 28 мартка  кадәр республикада  Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль службасы ярдәме белән “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!” акциясе үтә ...

Язгы суда бату куркынычы була калган очракта гади генә булган кагыйдәләрне төгәл үтәү таләп ителә. Бу уңайдан гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне башкару (Чүпрәле районы буенча)  бүлегенең әйдәп баручы консультанты Виктор Кузнецов, түбәндәгеләрне киңәш итә.

–Язгы карлы сулыклар  мәктәп яшендәге бала-чаганы аеруча үзенә тарта. Биредә укытучыларның игътибарлары һәм һәрдаим аңлату эшләре алып барулары да җитеп бетмәскә мөмкин. Шуңа да сулыкларда фаҗигале хәлләр килеп чыкмасын өчен балалар һәм аларның әти-әниләре дә игътибарлы булырга тиешләр. Көннәр җылыта башлау белән елга буйларында уйнамаска кирәк. Чөнки кояш җылысы астында кышын нык булып туңган боз акрынлап эри башлый, юкара.

18
март, 2013 ел
дүшәмбе

22 мартта 90 номерлы һөнәри училищеда Инновацион иҗади яшьләр үзәгенең ачылу тантанасы узачак.

Үзәкне оештыруның максаты булып  заманча 3D җиһазлар, лазерлы фрезер станоклары аша балаларны һәм яшьләрне иҗади эшчәнлеккә, кече һәм урта бизнес продуктларын яңача эшкәртүгә өйрәтү тора. Бу көнне, шулай ук, яшьләрнең эшмәкәрлек өлкәсендәге белемен арттыруны күздә тотып мәгълүмати семинар да үтәчәк. Семинар-укуларны Казан шәһәреннән, министрлыклардан килгән югары квалификацияле белгечләр уздыра. Семинар соңында укылганлыкка сертификат тапшырылачак. Семинар-укулар 10.00 сәгатьтә, тантананы ачу 12.00 сәгатьтә башлана.


16
март, 2013 ел
шимбә

Россия юристлар Ассоцияциясе халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проектын реализацияләү кысаларында 22 мартта 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Кабул итүләр “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге бүлмәсендә (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 йорт) башкарыла.

Әлеге юллар безгә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Су анасы” әсәре аша таныш. Бер сүз белән әйткәндә,  һәрберебез йөзү кебек спорт төре белән яхшы таныш. Җәен елга, күлләрдә, хәтта, диңгездә дә йөзеп, суга кереп  карамаган кеше юктыр. Ә менә йөзүнең файдасы турында уйланучылар бармы икән?!

Йөзүнең сәламәтлек өчен файдасы  хакында сөйләгәндә туктап та булмас иде.  Башка спорт төрләре арасында йөзү аеруча өстенлекле урынны алып тора.  Мөгаен, бу суның көндәлек тормышыбызда да мөһим роль уйнавына бәйледер.

 Чүпрәле район Советының егерме бишенче утырышында депутатлар күптөрле мөһим мәсьәләләрне карап тикшерделәр. Иң беренче мәсьәлә булып район бюджетына үзгәрешләр кертүне район финанс-бюджет палатасы рәисе Равия Нуртдинова тәкъдим итте. Өстәмә керемнәрне райондагы мәктәпкәчә яшьтәге балалар, гомуми белем бирү учреждениеләрен, яңа төзелгән бассейнны тотуга юнәлтергә карар кылынды.

Район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов исә чыгыш ясап, муниципаль хезмәттә булучылар үзләренең керемнәре, милекләре турында хисап тотарга кирәклеген әйтте. Утырышта  авыл җирлекләрендә  халыкның эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләсе дә каралды. Конкрет мисалларны һәм киңәшләрне, анализны үз эченә алган доклад белән район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов чыкты. 


13
март, 2013 ел
чәршәмбе
 Соңгы вакытта матбугат басмаларында ятимнәр, асрамага бала алган гаиләләр, аларга дәүләт ярдәме турындагы мәсьәләләр  еш күтәрелә.  Аларның  күбесе уңай хәл дә ителә. Ятим балаларны да илебезнең  киләчәге  буларак  кабул итәргә тиешбез.  Бу эштә  төп басым  гаиләгә ясала.

12
март, 2013 ел
сишәмбе

Яңа Чүпрәле авылында яшәүче Әминә әби Хәлиуллина бер гасыр да бер еллык юбилеен билгеләп үтте. Бер гасыр дип әйтүе генә җиңел, илебез халкы җилкәсенә төшкән авыр сынаулар–ачлык, революция һәм колхозлашу чорларының  тере шаһиты бит ул!

1921 ел ачлык елы... Әминәгә 9 яшь. Үзе тамагына бер ризык та капмыйча, бар булганны өч баласына юнәткән әниләре бу елны ачтан үлә. Әтиләре карамагында иң олысы булып Әминә кала. Әмма язмышына язылган авырлыклар әле моның белән тәмамланмый. Сөйгәне Хасият белән тормыш корып берничә ел гомер кичергәннән соң, Бөек Ватан сугышы башлана.


11
март, 2013 ел
дүшәмбе

Коррупциягә каршы көрәшне системалы булдыру өчен эшне мәктәпләрдән үк башларга, әлеге юнәлештә активистлар хәрәкәтен җәлеп итәргә кирәк, дигән иде ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чираттагы киңәшмәләрнең берсендә.

Уби авыл җирлегендә “Яшьләр коррупциягә каршы” шигаре астындагы акция үтте. Чарада “Бердәм Россия” партиясенең  җирле “Яшь  гвардиячеләр” бүлегенннән актив яшьләр  катнашты.

Район мәктәпләрендә елның-елында традицион студентлар белән очрашу кичәләре үткәрелә. Әмма әлеге кичәләр программасына  яшьләр белән эшләү бүлеге тарафыннан агымдагы елда үзгәрешләр кертелде. Шулай итеп, быел  барлык  студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары  район мәдәният йортына җыелды.

Студентлар белән очрашуга район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, мәктәп директорлары, укытучылар килгән иде.

Очрашу барышында район мәктәпләрен үткән ел тәмамлаган укучыларның чыгышлары тыңланды. Видеороликлар ярдәмендә алар бүгенге көндә үзләре белем алган югары уку йортлары хакында сөйләделәр, студент тормышының никадәрле мавыктыргыч һәм кызыклы булуын бәян иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International