–Авыл хуҗалыгына, терлекчелеккә карата карашыбызны үзгәртми торып, бүгенге базар шартларында эшләү, яшәп калу мөмкин түгел,-дип тәнкыйтьтән башлады Александр Шадриков “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Яңа Чокалы филиалында үткән семинарны.
Соңгы елларда экологлар чаң суга–елга-күлләребез, эчәр суларыбыз, болыннарыбыз, гомумән, җиребез көннән-көн пычрана бара. Агымдагы елның Экологияне саклау елы буларак игълан ителүе дә юкка гына түгел.
Әлбәттә, без, кешеләр, экологиянең пычрануында завод-фабрикаларны гаепләргә, машиналарның күплеген һәм алардан бүленеп чыккан агулы газларның һаваны пычратуын дәлил итеп китерергә яратабыз. Ә менә үзебезнең хуҗалыгыбызда кулланыштан калган төрле чүп-чарны теләсә кайда ташлавыбыз хакында уйлап та карамыйбыз, хәтта савыт-саба, керләр юган юынтык суларны да урамга чыгарып ташлаудан чирканмыйбыз.
Тиздән юл төзүчеләр өчен “урак өсте” башлана. Беренче чиратта, кар китү белән алар асфальт массасы чыгаручы заводны эшләтеп, юлларда хасил булган чокырларны каплау белән шөгыльләнәчәкләр.
“Татавтодор”ның рай-ондагы филиалы хезмәткәрләре быелгы сезонга әзерлек эшләрен төгәлләделәр дә диярлек. Ни дисәң дә, алда җәйге киеренке хезмәт чоры. Хәзерге вакытта автопарктагы техниканың төзеклеге кат-кат тикшерелә. Шушы көннәрдә генә республиканың “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге районыбыз филиалында зур семинар-киңәшмә үткәрде.Синоптиклар әйтүенчә, апрельның беренче декадасында яз тулысынча үз холкын алачак. Димәк, язгы кыр эшләре башланырга да санаулы гына көннәр кала.
Кышкы чорда да тынып тормаган машина-трактор паркларында эш тагын да җанланып китте. Механизаторлар һәм төзекләндерү звенолары көнне төнгә ялгап хезмәт куялар. ТР “Гостехнадзор” идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча бүлеге начальнигы, өлкән инспектор Илдар Шәйхаттаров әйтүенчә, хуҗалыкларда тракторларның, үзйөрешле машиналарның һәм тагылма прицепларның төзеклеген тикшерү эшләре башланган. Быел, җиңел кулдан, аны Түбән Чәке авылы җирлегендәге җаваплылыгы чикләнгән “Агротранспорт” җәмгыятеннән башладылар.
2013 елның 3 апрелендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13 нче йорт) ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин гражданнарны кабул итә. Кабул итүгә 2-21-75 телефон номеры аша алдан язылырга мөмкин.
26-27 март көннәрендә район мәдәният йортында эстрада сәнгатенең «Созведие»-«Йолдызлык» XII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона бәйгесе үтте.
Ике көн дәвамында Апас, Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч районнарыннан килгән һәм Чүпрәленең яшь башкаручылары, биючеләре сәхнәдә осталыклары буенча көч сынаштылар. «Созведие»-«Йолдызлык» XII ачык республика телевизион яшьләр фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карамагында үтә. Беренче чиратта ул республикада үсеп килүче яшь талантларыбызны барлауга, аларны үстерүгә кайтып кала. Шуңа да фестивальнең номинацияләре җыр, бию, нәфис сүзне колачлаган. Чыгыш ясаулар кече яшьтәгеләрдән (5-11 яшь кә кадәр) тотынып, урта төркем (12-16 яшькә кадәр) белән дәвам итә һәм өлкән төркем (17-21 яшькә кадәр) белән тәмамлана.
Балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чараларның берсе– ул балаларны кече яшьтән үк юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү.
Район үзәгендәге 1 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм тәрбиячеләре белән берлектә ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Айрат Хуҗиев катнашында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үтте24 мартта “Цильна” җәмгыятендә язгы чәчү кампаниясенә һәм малларны уңышлы кышлату мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар үтте. Аның эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, җәмгыятьләр, агрофирма филиаллары җитәкчеләре, белгечләре, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе Александр Шадриков катнашты.
Чүпрәле районы 90 номерлы һөнәри училище базасында Яшьләр инновацион иҗат үзәге ачылды.
XXI гасыр тормышыбызның барлык өлкәләренә дә зур үзгәрешәр алып килде.
Һәм әйтергә кирәк, ул һаман саен яңалыклары белән гаҗәпләндерә генә бара. Районда Яшьләр инновацион иҗат үзәгенең ачылуы моның янә бер мисалы булып тора. Күпләр аның исеменнән үк, нинди үзәк икән соң ул? дип баш ватыр. Чыннан да өлкән буын аның нинди буласына тиз генә төшенеп тә бетә алмаска мөмкин, ә менә яшьләр өчен ул гадәти бер күренеш кенә.
Үзәкене булдыру турында кыскача тарих.
Россия Икътисад үсеше министрлыгының 2012 ел 23 апрелендәге 223 номерлы Карары нигезендә кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектларына кече һәм уртача эшмәкәрлек субъектларының, балалар һәм яшьләрнең фәнни-техник өлкәдә эшчәнлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән конкурс игълан ителгән иде. Татарстан Республикасы конкурста җиңүче 13 регион арасында берсе булды. Шулай итеп, Татарстан үзендә барлыгы 10 Яшьләр инновацион иҗат үзәге эшләтеп җибәрүгә ирештеБашкарма комитетның актлар залында Татарстан мөфтие вазифасына кандидатларның берсе - Камиль Сәмигуллин белән очрашу булды.
Очрашуга чакырылган имамнарны Камил Сәмигуллин, аның гомер юлы белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов таныштырды. Район мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ислам дине турында районга, традицияләребезгә бәйләп сөйләде.
- Гәрчә монда туып-үсмәсәм дә, Чүпрәле миңа үз туган җирем кебек якын,-диде ул. -Мондагы халыкта кешегә хөрмәт белән карау бар. Ә бер-береңә хөрмәт исә ике милләт арасындагы дуслыкның да ныгуына китерә.