Юл төзүчеләр семинары

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе

Тиздән юл төзүчеләр өчен “урак өсте” башлана. Беренче чиратта, кар китү белән алар асфальт массасы чыгаручы заводны эшләтеп, юлларда хасил булган чокырларны каплау белән шөгыльләнәчәкләр.

“Татавтодор”ның   рай-ондагы филиалы хезмәткәрләре быелгы сезонга  әзерлек эшләрен төгәлләделәр дә диярлек. Ни дисәң дә, алда җәйге киеренке хезмәт чоры. Хәзерге вакытта автопарктагы техниканың төзеклеге кат-кат тикшерелә. Шушы көннәрдә генә республиканың “Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге районыбыз филиалында зур семинар-киңәшмә үткәрде. Анда республиканың барлык районнарыннан да   “Татавтодор” филиалларының баш инженерлары һәм баш механиклары катнашты.

–Семинар, нигездә, юл төзү техникасын төзекләндерүгә багышланды. Хәзер бит безнең филиалларга бик катлаулы техника кайта. Ә аны эшләтү өчен күп укырга, күп белергә кирәк,-ди Чүпрәле филиалының баш инженеры Айрат Сәнатуллин.


Рәшит Фәтхуллов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International