ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2013 ел
шимбә

Һәр елны безнең илдә 8 апрель–Хәрби комиссариат хезмәткәрләре  көне буларак билгеләп үтелә. Аның бай тарихы, Советлар Союзында беренче хәрби комиссариатлар барлыкка килгән 1918 елның шушы көненә барып тоташа. Кыска гына вакыт эчендә ил территориясендә аларның саны бик тиз арта.

Татарстанда халыкка гадәттән тыш хәлләр турында экстрен хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеген тикшерү үтәчәк.

Шушы көннәрдә Татарстанда яшәүчеләр сирена тавышын ишетәчәкләр һәм республикада хәбәр итү системасының тикшерелүе турында СМС-хәбәрләр алачаклар. Бу турыда журналистлар катнашында үткәрелгән брифингта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча начальнигы урынбасары Юрий Венедиктов хәбәр итте.

Язгы кыр эшләренә әзерлек максатында тракторларны төзекләндереп сафка бастыру чорында хуҗалыкларда, җәмгыятьләрдә һәм агрофирма филиалларында дәүләт техник караулары үткәрелә.

Бүгенге көндә “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Зур Аксу, Яңа Чокалы, Городище, Каракитә филиалларында 71 берәмлек тракторга һәм прицепларга техник карау үткәрелгән. 30 мартта ул “Ак Барс-Чүпрәле” агрофирмасының Матак филиалында үткәрелде. Тракторлар прицеплары белән колоннада тикшерелде.

Билгеле булганча, без күп вакыт әзер товарларны сатып кына алмыйбыз, шул ук вакытта аларга заказ да бирәбез. Шуңа да товарлар ясаучылар һәм кулланучылар, сатучылар һәм сатып алучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен һәр кеше дә үз хокукларын төгәл белергә тиеш.


5
апрель, 2013 ел
җомга

Авылларны су басу, хуҗалыкларга,  күперләргә зыян салуны булдырмас өчен Россия Гадәттән тыш министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе  ел саен Ульяновск өлкәсенең  “Геофизик” җаваплылыгы чикле җәмгыятенең шартлатучылар бригадасы белән берлектә республиканың су басу куркынычы булган елгаларында шартлату эшләрен алып бара.

Татар Шатрашаны авылы район үзәгеннән 30 км ераклыкта урнашкан. Ел саен биредә Якла елгасы ярларыннан ташып, су басу куркынычы яный.

Су - ул күп кенә гадәттән тыш хәлләрнең чыганагы булып торучы куркыныч стихия. Борынгы заманнардан ук су басулар кешеләр тарафыннан иң куркыныч бәла булып саналган. Су басу - ул көчле яңгырлардан яисә кар тиз арада эрегәннән соң барлыкка килгән суның кинәт өскә күтәрелүе.

Татар Шатрашаны авылындагы Якла елгасында су күтәрелү сәбәпле, 2 йортны су басты.


3
апрель, 2013 ел
чәршәмбе

Мәктәп укучылары өчен IT-Чемпион конкурсы дәвам итә.

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбеннән җиңүчеләр исемлегендә  Марсел Усманов беренче урында, ул 14 балл җыярга өлгергән.

Конкурска 1 мартта старт бирелгән иде. Ул ике номинация буенча үтә. Беренчесе балл системасы белән бәяләнеп “Иң актив мәктәп укучысы” дип атала һәм икенчесе иҗади төрдә үтәчәк.

Агымдагы елның 29 мартында РФ Президенты имзалаган 302 номерлы Указ нигезендә, Россия Кораллы көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру башланды. 1 апрельдән 15 июльгә кадәр чорда, Россия гаскәрләре 153 мең солдатка тулыланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International